| | На заглавную Ответить
Яшьлек болыны | Damin | |
| Яшьлек болыны
[ Нияз Акмал сүзләре ]
Әллә инде юри шаярасың,
Әллә инде миннән көләсең:
Күзләремне йомсам-күз алдымда
Болын буйлап җырлап киләсең.
Әй, йөрмә син, йөрмә шул болында,
Чәчәк җыеп кермә төшләргә!
Кулларыңа җыйган чәчәкләрең
Яшьлегемдәй алсу төсләрдә.
Болын буйлап җырлап киләсең дә,
Елга ярларына җитәсең.
Әллә инде юри шаярасың,
Әллә инде һаман көтәсең.
Син беләсең… Минем синнәм башка
Ничек яшәвемнё беләсең.
Әллә инде юри шаярасың,
Әллә инде һаман көләсең… | Damin | |
| Күзләремнең төсе
Икәү бергә йөргән сукмакларда
Яфрак күмде безнең эзләрне.
Яфракларның төсе үзгәрмәде,
Яфракларның төсе үзгәрмәде,
Синнән башка көннәр үзгәрде.
Ак бураннар миңа кабатлады
"Мин яраттым!" дигән сүзләрне.
Бураннарның көче үзгәрмәде,
Бураннарның төсе үзгәрмәде,
Синнән башка дөнья үзгәрде.
Синнән башка, дустым, синнән башка
Күп нәрсәләр инде үзгәрде.
Күзләремнең төсе үзгәрмәде.
Күзләремнең төсе үзгәрмәде,
Сагыш кына басты күзләрне. | Alina | |
| | | На заглавную Ответить
|
Незарегистрированные пользователи не могут писать на форумe Пожалуйста, Авторизуйтесь или Пройдите регистрацию |