регистрация на сайте
мой Юлдаш
Радио на татарском
   
  П Е Р В Ы Й   Т А Т А Р С К И Й   С А Й Т   З Н А К О М С Т В TAT | RUS | ENG | LAT
ЮЛДАШ | НАШИ ПАРЫ | ГОСТЕВАЯ | ФОРУМ | НОВОСТИ | ОТКРЫТКИ | ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК | БИЗНЕС | КОНТАКТЫ
Юлдаш
Наши пары new!
Поиск
Добавить анкету
Редактировать анкету
Новые анкеты
Дни рождения
Радио на татарском
Знакомства
Девушки
Для переписки
Серьезных отношений
Ребята
Для переписки
Серьезных отношений
Общение
Форум
Скорость Internet
Гостевая книга
Виртуальные открытки
Каталог
Краткий курс татарского
 Юлдаш ВКонтакте
Поиск по сайту

 На заглавную     Ответить

Рассказы не только детям

Гизяр
16:16 24.07.2012Ответить

БАБАЙНЫН ХИКәЯЛәРЕ.
Аллага шөкер! Минем бабаем бар!
Кызганычка каршы, мин бабаем белән бик сирәк күрешәбездә, сөйләшәбездә.
Шүңа күрә хәр өчрашүыбыз, истәләкле булып кала.
Бабаем сөйләгән хикәяләрен хәтеремдә төтам, сезгәдә багышларга телим.
өшанып калам, сез бабаемнын хикәяләрен минем шикелле яратым үкырсыз hәм «выводлар» ясарсыз.

Ала карга - Каркушкин.

Ни өчендер күп кеше ала-карганы яратмый.
ә минем йорәгемдә, мәнгелеккә ала-каргама урын табылды.

Авыл кешесе май аеның бер җылы көнендә өмә ясый – бөтен ир- атлар зиратны чистартырга бара: кем кипкән агачларны кисә, кем былтыргы яфракларны җыя, кем киртәләрне, чардуганнарны тазарта, кем каберләрне төзәтә.

Мин улларымны ияртеп, шундый бер өмәгә бардым.
Бер заманны, улларым килеп дәштеләр: «әти карале, карга баласы! әйдә өйгә алып кайтык…».

Алдым кулыма карга баласын - күзе ачылмаган, сап сары, беткәнче чеби инде, бөрына гына кара.

Иске, кипкән агачны кисеп, аударганда, ялгыш күрше агачны эләктереп, карга өясына тиеп, шушы карга баласы җиргә төшкән.

Карадым да – гашыйк булдым…

Сүземне давам иткәнче, анлатым:
Мин узем, малайларым hәм әтием бик җәнлекләрне яратабыз.
ә менә иптәшем белән бабаебыз….

Шуна күрә, без бер песине ияләштергән өчендә, өйдә тауш чыга иде.

Улларыма әйтәм: «әй, балакайларым, без мәче өчен тәктә таушка кердек, хәзер карганыда алып кайтсак – өйдән куып чыгаралар бит безне», дидем.

Улларыма карап, хәйләкәр план туды: инкубатор чебиләрнен өясында, бер буш булмә бар, шунда үстерәбез дип- карга баласын алыпта кайттык, карга баласы шулай безнеке булды.

Бергәләшеп киңәшеп, карга баласына бик матур исем куштык – Каркушкин.

Ни арада күзе ачылды карга баласынын, ни арада кара төскә керде – сизми дә калдым. «Кыргый җәнтекләр көн саен түгел, сәгать саен үсә»- дигән халык сүзен шунда аңлыдым мин.

Ничек hәм нәрсә ашатып үстергәнемне беләсегез киләме?
Бик гади: эпи, сөт, тушёнка – кушып чәйним hәм авызымны ачып торам, ә карга баласы томшыгы белән авызымнан ашый.

Көнңәр эссе, Каркушкин үзе генә мөнсүланым утыргач, чамалап кына аны чебиләр янына чыгардым, таласалар кире аерырмын дип.

Чебиләр Каркушкинны якын иттеләр, таламадылар.

Шулай итеп, Каркушкин, чебиләр белән төрып, бер савыттан ашап, яши башлады.
Ул чебиләргә бөтенләй ияләнеп бетте, аларнын гадәт-гөрефләренә өйрәнде, гәүдэгә алардан бәләкәйрәк булса да, бер дә үзен кимсеттерергә бирми, алар кебек үк әтәчләнеп, кикерикләрен кутәреп, тәпәләшеп алырга да күп сорамый иде.

Йә, өчарга өйрәтергә вакыт житте бит, ә ишек алдында чын аучы, ата песи, Бес исемне, тычканны гына түгел, көшларны да тота иде!

Песиемне алдыма алып, карганы урамга чыгардым. Песиемнен, әлбәттә инде, каршысында сикереп йоргән карга баласын күругә,
Гизяр
16:20 24.07.2012Ответить

Продолжение.
аучы инстинкты өстәнлек алды: күзләре яна, менә хәзер эләкткереп аласы Каркушкинны!
Песием тегене эләктерәм дигәндә генә, бөрынына ипләп кенә «шоп» иттем – песием тынычланды. Каргам сикерешкә, песи тагын әзер тегене эләктерергә – тагын бөрынына «шоп» …
Бес бик акыллы песи, бер-ике шулай кабатлагач, аңлады – Каркушкинга тияргә ярамый.

Ярар, аучы песи белән хәл ителде, Каркушкинны өчарга өйрәтә башладым: күл бармагына утыртып, күлны аска төшерәм- каргам канатларын бутый-бутый бөлгый; күлымны күтәрәм- төшерәм...

Каркушкин бик тырыш укүчы булып чыкты – мин эштә булганда, Беснын «инструцияләрен тыңлап», үзедә өчарга өйрәнә иде. Мин эштән кайткач – күрсәтеп, мактана иде – бер ярты метр тирәсенде өчкандай булып, тәгәри иде – безне көлдереп.

Каркушкин бик чаян, күркуны белмәс чая, песи ана тимәгәч – ана үзе бәйләнә иде, узеңчә уйный иде. Песи көяшта җылынып йоклап яткада, килеп көерыгыннан, колагыңнан тартып уята, өча алмагач, качарга өлгерми кала, песи аны тотып - кычкырта иде.

Бес Каркушкинны бик өймшак итеп тота иде - ипләп, көчаклап кына. Тегесе кычкыра иде ачы таушлар чыгарып. Песи тегене җибәргәч, Каркушкин канатларнын җилпертәтеп, яңадан Беска бәйләнә иде…

Циркта андый экәмәт тамашаны күрә алмыйссыз, юк ул анда – чын комедия!

Каркушкиннын Бес белән уйнаганнарын карап, бөтен бөрчүлыларыбыз, аруларыбыз кайда дыр китә иде – ана карап рәхәтләнеп бөтенебез, эч аүртканчы, көлә идек.

өстәп әйтим, Бес белән Каркушкин чын дуслар булып киттеләр! Песи карга баласын үз канаты астына алды: чит песиләрдән яклый башлады, анын алыштыргысыз чып-чын тән сакчысына әверелде.

Күршедә бик усал ата песи безнен ишек алдына кергәли иде. Бес аннан кача иде. Көңнәрдән берконне шул песи, гадәтенчә, безгә кергэн hәм Каркушкинны күреп алып тотарга чамалаган.
Шул мәлдә Бес килеп чыкты, дуслык хисе күркуны җиңде күрәсен, Каркушкинны яклап, ата песигә хөҗүмгә ташланды.
Хәлне тиз аңлап алган Каркушкин да күркып калмады, курше песигә өстән торып «ут ачты».
Күрше ата песи никадәрле усал булса да, бердәм дошман гаскәренә каршы төралмады: күрмәгәнен күрсәтеп, Бес белән Каркушкин күрше песигә безнен ишек алдына юлны кисеп куйдылар!

Ис китәрлек кино булды!

Улларым читтә укыйлар иде – карганын иң якын дусты мин идем. Ул мине генә якын итте – мина гына күлга алырга рөхсәт итте.

җилкәгә утырып, хәйкәлләр сөйләп - мине эшкә өзата иде, эштән каршы ала иде.

Беркөнне мине эшемә кадәр озатты. Эш булмәсенә җиткәч кенә җилкәдән төшеп калды. Бүлмәдә иртәнге чай эчәргә әзерләнеп утыралар иде. Шул вакытта өчып кермәсенме каргам! Операторлар кызлар кычкырып та җибәрделәр, Каркушкин күркып китеп, өстәл өстендә булган бөтен әйберләрне түздырып, өчып чыгып китте.

Барысы да, нәрсә булган
Гизяр
16:21 24.07.2012Ответить

Барысы да, нәрсә булганын аңл
Гизяр
16:25 24.07.2012Ответить

Барысы да, нәрсә булганын аңлый алмый шаккатып, телсез калдылар.

Аңлатып карадым- минем каргам дип, өшанмадылар, ала каргалар (кайдадыр укыганнар), имештер күлга ияләшмиләр.

әйтергә кирәк, Каркушкин өчарга өйрәнгәч, чеби өясында төрмады - ишек алдындагы кровать аркасына күнып төң чыга төрган булды.
Мин иртән йөкыдан уянып тышка чыгыума, каргам ялан җилкәмә күнып, төрнакларын батырып, көлагыма ябышып кычкырып ашарга сөрый иде.
Шүңлыктан, әле йөкылы-үяулы килеш ин беренче чиратта каргама ашарга әзеләп биреп hәм шуннан сөн гына тынычлап тышка чаба идем.

Минем бер ял көнемдә, авария булгач, эштән операторланың берсе машина белән авылга мине алырга килде.

Мин Каркушкинны онытып, тиз генә чалбар гына киеп чыктып…

Каргам инде җилкәмә күнып, колагымны тирбәтә башлады…

Их, күрсәгез сез операторның шул чактагы күзләрен..!

әйткәнемчә, каргам минем бик үткен иде.

Шул иртән ашарга чыгарганда (ул вакытта безгә тагын бер шәхәрдә үскән бер балалы ана песи ияләште), мин әзерләгән ризыкны ике савытка булә идем: берсен шул ишек алдындагы кроватька песиләргә бирәм, икенче савытны машина багажнигына күям – имеш, алай-болай каргамны песиләр ач калдырмасыннар дип.

Бөтенесе нәкъ киресенчә була иде. Каргам, савытындагы ризыгын бер-ике генә чүкый иде дә, песиләрнекенә (күрәсен, аларныкы тәмлерәк төелгандыр инде), песиләр янына өчып килә.

Савыт янында урын юк бик инде, саутны песиләр үрап алганнар.

Каргам тегеләрне көерыкларыннан тарта башлы иде, үзенә урын сөрап – урын бирмәсәлэр йә ана песине, йә бала песине өстерәп чыгарып урын ала.

ә шул вакытта минем өста аучы песием- Бес елт кына машина багажнигына менеп китә hәм карга тегеләр белән сугышып яткан арада анын ризыгын ялт итеп куя.

Каргам нәкъ шулай итеп, тавыклар белән дә тамак туйдыра, ризыкларын таларга бары тик казлардан гына бераз шикләнә иде.

Гизяр
16:26 24.07.2012Ответить

өчарга өйрәнгәч – ул бик мөстакыйль булып китте, көннәр буе ниндидер үзенә генә билгеле эшләр мәшгүль булып йорде, кич җиткәч кенә өйгә кайтып.

Каркушкин күзенә ташланган, юлына өчраган бөтен нәрсәне үзенеке итәргә тырышты, бигрәк тә вак инструментларны әллә ни арада юкка чыгара – табалмыйча азапланым бетә идем.

Бер көнне колхозда шофёр булып эшләуче күрше урам егете керде:«Авыл кешесе, синдә чебиләр белән үскән, кулга ияләнгән ала карга бар диләр, дөресме шул?»- ди.

Чын сүз икәнен белгәч, аптырады: « Минем капка каршысыда өченче ел инде ватык ГАЗ-53 тора. Кабинасына әллә нинди карга ияләште, күып карыйм – китми, синеке түгелме икән?»-ди.

Барып карасак, Каркушкин ачык тәрәзәсеннән кереп, машина кабинасыннан үзенә склад ясаган! Актара башлагач, бик күп югалган әйберләр, шул исәптән минем инструментлар да табылды.
Каркушкин җыен елтыравыклы әйберләр, сөякләр, төймәлэр hәм хәттә муенса да тапкан.

Авыл җирендә яңалыклар тиз тарала - Каркушкин бөтен авыл тавыклары белән танышып, алар белән «сугышып», авыл халкы арасында «артист» булып эшләп, тамагын туйдырып йорде.

«Акчакны әзерлә, каргаңны бүген мин ашаттым» - дип, авыл кешесе шаярып та әйткәләде.

Мине эшкә озатып, эштән каршы алып йөргәндә, Каркушкин үзенең кардәшләре белән дә танышырга өлгерде.

Көз җиткәч, беренче карлар яугач, Каркушкин юкка чыкты…

Мин аны гаилә көрып читтә яши дип йори идем…

Бер биш елдан артык уткәч, мина шундый хәбәр ишеттерделәр: күршем Каркушкинны тавыклары белән ризык өчен көрәшкәндә, шул елны үтергән булган– салмыш баштан фермада эшлэүчеләргә, (эчендә бүтән тота алмаган дер бу гөңах серне) - үзе сөйләгән ….

Пачча
23:04 24.07.2012Ответить

Ачуметь.. Где тут смайлик *аплодисменты*?!

---
???????? ?????????: ??????

raisa
18:48 25.07.2012Ответить

Гизяр,рәхмәт сиңа бик кызыклы хикәяң өчен.Чын матур әдәбият.
На заглавную     Ответить

Незарегистрированные пользователи не могут писать на форумe

Пожалуйста, Авторизуйтесь или Пройдите регистрацию

ЮЛДАШ | НАШИ ПАРЫ | ГОСТЕВАЯ | ФОРУМ | НОВОСТИ | ОТКРЫТКИ | ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК | БИЗНЕС | КОНТАКТЫ
Наследство | Недвижимость Испании дороже €160 тыс = вид на жительство